Эзләү нәтиҗәләре
- Бүлмәгә кайтып кергәч, мин аның пальтосын салдырып, кулыннан гына тотып, өстәл янына китереп утырттым, үзем дә урындык алып, каршысына утырдым … Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Мин, һич орынмыйча, аңа — аның алсуланып янган йөзенә, энҗедәй ике генә төртке җемелдәгән зур кара күзләренә, кечкенә тулы иреннәренә, уртасы чокырлы йомшак иягенә, йомшак, шома муенына карап утырдым … Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- » дип миңа сыена торган иде. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Хафаза бер сүз дәшмәде, яңадан чак сизелерлек борчылу йөзенә чыккандай булды. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Эмаль чәйнек белән чәй дә кайнатып керттем, портвейнны да, азаплана торгач, пәке белән ачып, өстәл уртасына куйдым. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Мин әз-мәз эчкәләгән кеше булсам да, Хафазаның, әйтүенә караганда, вино дигән нәрсәне моңарчы авызына да алганы булмаган икән әле. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Бүген иртәнчәк тә Басыйр, минем белән күрешеп киткәч, Хафаза янына барып, бик үз кешедәй аңа иелә биреп, тик ни өчендер кылый күзләрен тирә-якка йөрткәләп, озак кына сөйләнеп торды. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Мин, билгеле, алар янына барып тормадым һәм соңыннан да Хафазадан нәрсә сөйләштегез дип сорарга телем бармады — просто ваксынасым килмәде … Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Бу үзенә күрә бер гадәткә, җан таләбенә әйләнде дисәм дә хата булмас … Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Ләкин соңга табарак ничектер җитдиләнә төште, йөзенә борчылу да чыккандай булды, ә хәйрүш абзый белән минем бәрелешне ишеткәч, чын-чыннан куркынып: «әй, җаным, нигә андый кеше белән сүз көрәштерәсең? Әмирхан Еники . ВӨҖДАН